news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы икмәккә бәяләр артмаячак дип белдерде

Икмәк пешерү предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өчен бюджет акчалары бүлеп бирү дәвам итә.

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләр артуны көтми. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләр артмаячак дип саный. Икмәк пешерү предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өчен бюджет акчалары бүлеп бирү дәвам итә әле», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, урып-җыю башлануга бөртеккә бәяләр 6-8 процентка диярлек кимү тенденциясенә ия. «Төбәкләр күпләп урып-җыюга керешкәндә, азык-төлек ашлыгына бәяләр 10-15 процент дәрәҗәсендә кимер дип фаразлана», - дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Он җитештерү предприятиеләренә, шул исәптән башка төбәкләрдә дә, ашлыкны урып җыю чорында өзлексез җитештерүне тәэмин итү өчен контрактлар төзергә тәкъдим ителде.

Элегрәк федераль массакүләм мәгълүмат чараларында икмәк җитештерүчеләр ретейлерларны август аеннан аларның продукциясенә бәяләрнең 7-12 процентка артуын кисәтүләре турында мәгълүмат барлыкка килгән иде.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100