Лаеш районында беренче комбайн сынау максатыннан уракка чыкты

Район башлыгы уңышны гектарыннан 30 центнердан да ким булмас дип фаразлый.
(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Лаеш районы "Волжская" агрофирмасында беренче комбайн сынау максатыннан уракка чыкты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виталий Германов сөйләде.“Без бүген көзге бодайның скипетр сортына комбайн чыгарып карадык. Басу калкулыкта урнашкан, шуңа күрә ул инде әзер. Җирнең дымлылыгы әлегә югары. Ләкин чыгарып карамыйча белеп булмый”, - диде Виталий Германов.Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев әйтүенчә, районда быел барлыгы 35 мең гектар басу суктырылырга тиеш. “Быел уңыш бик яхшы булуын күрәбез, гектардан 30 центнердан да ким булмас”, - диде Михаил Афанасьев.