Татарстанда бөртеклеләрне урып-җыюны июльдә үк төгәлләргә ниятлиләр

Әгәр урып-җыю эшләре озакка сузылса, корылык аркасында уңыш бөтенләй юкка чыгачак. Хәтта салам да әзерләп булмаячак

(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны июльдә үк төгәлләргә ниятли. Бу быелгы җәйнең аномаль эссе булуына бәйле. Әгәр урып-җыю эшләре озакка сузылса, корылык аркасында уңыш бөтенләй юкка чыгачак. Хәтта салам да әзерләп булмаячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә республикада уңыш гектарыннан 8,5 центнер тәшкил итә, шул ук вакытта моннан алдагы елларда урып-җыю башында ул 20-25 центнер тәшкил итә, ә ахырга таба, кагыйдә буларак, 30 центнерга җитә, ә кайбер районнарда 70 центнердан да артып китә иде. Быел исә һава шартларының начар булуы аркасында күрсәткечләр бер дә мактанырлык түгел.
Бүгенге көндә республикада игеннәр 116,1 мең гектарда җыеп алынган, 99,2 мең тонна ашлык суктырылган. Мисал өчен, Актаныш районында бер гектардан 13 центнер ашлык җыеп алалар. Районда игеннәр 4720 гектарда җыеп алынган, 6140 тонна ашлык суктырылган. Апас районында исә гектарыннан 13,3 центнер ашлык чыга. Биредә игеннәр 1451 гектарда җыеп алынган, 1932 тонна ашлык суктырылган.
Тагын да түбәнрәк күрсәткечләр дә бар. Мисал өчен, Азнакай районында уңыш гектарыннан 5,9 центнер тәшкил итә. Районда игеннәр 4100 гектар мәйданда суктырылган, 2420 тонна ашлык җыеп алынган. Баулы районында гектарыннан 5,6 центнер ашлык чыга. Биредә игеннәр 5 мең гектар мәйданда җыеп алынган, 2800 тонна ашлык суктырылган.