“Чаллы икмәге” ЯАҖ элеваторы быелның беренче 90 мең тонна ашлыгын кабул итте

Ул халыкны сыйфатлы икмәк эшләнмәләре белән тәэмин итүче иң көчле җитештерүчеләрнең берсе булып санала

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). “Чаллы икмәге” ЯАҖ Татарстан халкын сыйфатлы икмәк эшләнмәләре белән тәэмин итүче иң көчле җитештерүчеләрнең берсе булып тора. Моның нигезе – “басу -завод-кибет киштәсе” системасын уңышлы куллануда, дип яза “Шәһри Чаллы” хәбәрчеләре.
Компаниянең бер бүлекчәсе буларак эшләп килүче “Туган як” агрофирмасы хуҗалыкларында ашлык җитештерүнең технологик процессы белән җитәкчелек итү “Чаллы икмәге”нә халыкның югары сыйфатлы икмәк эшләнмәләренә ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирә.
Беренче ашлык олавын кабул итү тантанасында ясаган чыгышында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев республика авыл хуҗалыгындагы катлаулы хәлне телгә алды. “Татарстанда игенчелеккә быел 26 млрд сумга кадәр инвестицияләр кертелде. Ә уңыш шуның 11 миллиардын гына каплаячак, 15 миллиардка кадәр югалтулар көтелә. Республиканың резервтагы ашлыгы халыкны икмәк белән тәэмин итү өчен җитәрлек анысы. Әмма икмәкнең кадерен һәрберебез быел аеруча тирәнтен аңласын һәм аңа сак карашта булсын иде”, – диде ул.
Җәмгыятьнең генераль директоры Рафаэль Юнысов сүзләренә караганда, “Туган як” басуларында үскән бөртекләр көтелгән таләпләргә җавап бирә. Димәк, биредә җитештерелгән икмәк һәм икмәк эшләнмәләренең һәрвакыттагыча тәмле һәм сыйфатлы булуына шик юк. Әлбәттә, зур матди чыгымнар һәм кеше хезмәте сарыф ителгән уңышның көтелгәннән күпкә ким булуы җитәкчене бик борчый. Әмма республиканың кайбер башка агрофирмалары белән чагыштырганда, “Туган як”тагы уңыш чама белән 30-35% булса да җыелачак бит әле. Бу исә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Бүген һәркемне борчыган сорауга – икмәк хакына килгәндә, Рафаэль Сөләйманович: “Бөтен нәрсәне дә алдан күреп булмый, әмма бәяләрне тотрыклы калдыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз”, – дип җавап бирде.