Арчада бер шартлы терлеккә 1,64 центнер азык берәмлеге әзерләнгән

Хәзерге вакытта хуҗалыкларда 24 мең гектардагы күпьеллык үләннәрнең 10659 гектары урылган

 (Казан, 19 июнь, “Татар-информ”). Арча муниципаль районының “Курса МТСы” хуҗалыгында бозауларга — 30, “Татарстан” ширкәтендә 23 тонна витаминлы печән туплап куйганнар. Әмма бу мөһим эш белән биш кенә хуҗалык шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта хуҗалыкларда 24 мең гектардагы күпьеллык үләннәрнең 10659 гектары урылган. “Ак Барс–агро”да 3200 гектарның 1645 гектарын урганнар. Бу хуҗалыкта 1220 тонна печән әзерләнгән, 400 тонна сенаж салынган.

“Ватан” ширкәтендә — 1400, “Курса МТСы”нда 1028 тонна печән әзерләгәннәр. “Северный”, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә дә эш әйбәт оештырылган.

“Игенче” ширкәтендә күпьеллык үләннәр 2 мең гектар мәйдан били. Үләннәр бик әйбәт үскән, чыгышы яхшы. Өч агрегат печәнне рулоннарга төрә, аларны ташып урнаштырып тора.

Биш хуҗалык сенаж сала. “Северный” ширкәтендә 300 тонна төрелгән сенаж әзерләнгән.

Әлегә район буенча бер шартлы терлеккә 1,64 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. “Ватан”да — 3,96, “Курса МТСын”да — 3,24, “Кырлай”да 3,16 центнер, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” газетасы.