“Майский” агрокомбинаты быел бер квадрат метр җирдән 35 килограммга якын кыяр җыеп ала

“Майский” агрокомбинаты быел бер квадрат метр җирдән 35 килограммга якын кыяр җыеп ала

(Казан, 19 май. “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Теплица шартларында яшелчә һәм башка төр бакча культуралары үстерү буенча Россиядә иң зур агрокомбинатларның берсе “Майский” да бүген һәр квадрат метр мәйданнан 34 килограмм 700 грамм кыяр җыялар. Узган ел исә бу күрсәткеч 33 кг. иде. “Әмма безнең өчен иң нәтиҗәле эш чоры җәйге вакыт түгел, ә нәкъ менә “үле сезон” саналган ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февраль айлары”, - ди предприятие генераль директоры урынбасары Искәндәр Мозаффаров. Чөнки, баш агроном сүзләренә караганда, ул вакытта аларда үстерелгән экологик яктан чиста яшелчәләргә сорау бермә-бер арта һәм бәяләре дә чагыштырмача кыйммәтрәк икән.

Кышкы чорда кыяр, помидор, баклажан һәм салат, укроп, селдерей кебек төрле яшел аштәмләткеч культураларны үстерү өчен алар махсус яктырткыч һәм җылыткыч лампалар кулланалар. Шул максатка 6 гектар мәйданны биләгән чит ил технологиясе буенча эшли торган махсус теплица төзелгән. Бүген әлеге теплица хуҗалыгы сәүдә нокталарына 30 тоннага якын помидор һәм 166 тонна кыяр озата.