Биектау районының “Бөреле” хуҗалыгы көн саен 43 тонна сөт сата

Биектау районының “Бөреле” хуҗалыгы көн саен 43 тонна сөт сата

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Заманында җәнлек асрау буенча Россия күләмендә дан тоткан Биектау районының “Бөреле” нәсел заводы, бүгенге көндә терлекчелек продукциясе җитештерү буенча да лидерлар рәтендә. Хәзер алар кулланучыларга көн саен 43 тонна сөт сата. Завод директорының урынбасары Владимир Чучков әйткәнчә, алар өчен сөт – нефтькә тиң. Чөнки хуҗалыкка килгән керемнең 70 процентка якыны шул төр продукциягә туры килә.

“Бөреле” нәсел заводында 9 мең баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 2720-се – савым сыерлары. Биредә малларны “ДеЛаваль” фирмасы җитештергән җиһазларда һәм швеция технологиясенә нигезләнеп ашаталар һәм югары сыйфатлы продукция алалар. “Базар шартлары булгач, җитештергән продукцияне урнаштырыр өчен хезмәттәшләрне дә үзебезгә табарга һәм отышлы килешүләр төзергә кирәк. Сөтне исә күрше Самара өлкәсеннән килеп алып китеп торалар. Сатып алу бәяләре дә ике тапкырга дип әйтерлек кыйммәтрәк, моның өстенә партнерларыбыз җәен сөт өчен аванс та түләп куя”, - ди Владимир Чучков. Узган елны “Бөреле” нәсел заводы илнең сәүдә базарына 10 мең 900 тонна югары сортлы сөт озаткан.

Хуҗалык директоры Марат Җаббаров, үзенең “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, тиздән Бөреледә 1200 башка мега-комплекс та төзеләчәген белдерде. Хәзер завод биләмәләрендә оешкан төстә терлек азыгы әзерләү эшләре бара. Монда да алар заманча “Ягуар” технологиясен кулланалар.

“Бөреле” нәсел заводы шулай ук кыргый җәнлек асрау һәм яшелчәчелек белән дә шөгыльләнеп, хуҗалык бюджетын тулыландыруга омтыла. Эшне тагын да нәтиҗәле оештыру өчен федераль дәрәҗәдәге Милли проектка һәм республиканың “Программа – 100” – Президент программасы”на кергәннәр.