Татарстанда 93 процент мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән

1,6 млн гектарны авыл хуҗалыгы культуралары били

  (Казан, 19 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 93 процент мәйданда чәчү эшләре төгәлләнгән. 1,6 млн гектарны авыл хуҗалыгы культуралары били, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә республиканың 30 районында бөртекле һәм кузаклы культураларны чәчү эшләрен төгәлләделәр. Буа, Чүпрәле, Апас районнарында 99 процент мәйданда эшләр төгәлләнгән, Тәтеш һәм Яңа Чишмә районнарында – 98 процент. Арча районы аграрийлары язгы чәчү өчен билгеләнгән 97 процент мәйданга арпа, борчак, бодай чәчкән.