Бөтендөнья сәүдә оешмасы һәм Таможня берлеге кысаларында агросәнәгать комплексының көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү проблемасын Казанда көн кадагына куя

Татарстан агробизнес кадрларны яңадан әзерләү институты базасында халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

  (Казан, 19 май, «Татар-информ»). 21-22 майда Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында “Бөтендөнья сәүдә оешмасы һәм Таможня берлеге кысаларында агросәнәгать комплексының көндәшлелеккә сәләтлелеген күтәрү проблемалары” темасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 

Конференциядә Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Якушкин заманча аграр сәясәт формалаштыруның методологик алымнары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек тармагының көндәшлелеккә сәләтлелеген һәм нәтиҗәлелеген күтәрү турында сөйлиячәк. Бөтендөнья сәүдә оешмасы һәм Таможня берлеге кысаларында агросәнәгать комплексын ресурс белән тәэмин итү турында исә Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты директоры Марсель Таһиров чыгыш ясарга планлаштыра.

Конференциядә Мари Эл, Беларусь, Мордовия, Башкортстан, шулай ук Киров өлкәсе һәм РФ нең башка төбәкләреннән галимнәр докладлар белән чыгыш ясаячак.
Кукмара, Тәтеш, Әтнә һәм Татарстанның башка муниципаль районнары авыл хуҗалыгы җитәкчеләре тәҗрибә уртаклашачак. Анда хезмәт ресурсларын әзерләү һәм авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү, Идел буе агросәнәгать кластерын формалаштыру принциплары турында фикер алышырга ниятлиләр.