Арчада яшь механизаторларны бүләкләделәр

Алар – язгы кыр эшләрендә актив эшләгән агрокомплекслар яшьләре

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Арча районының “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТС”ы, “Ак барс” агрокомплексының яшь механизаторларына, язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен, Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларны Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов һәм аграр яшьләр берләшмәсенең Арча бүлекчәсе рәисе Рамил Мөхетдинов тапшырды, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре” басмасы.