Татарстанда билгеләнгән мәйданның 80 процентына шикәр чөгендере чәчелгән

Аксубай, Зәй, Сарман һәм Чирмешән районнары игенчеләре тамыразык чәчү эшләрен тулысынча төгәлләгән
(Казан, 19 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда билгеләнгән мәйданның 80 процентын шикәр чөгендере били. ТР Аксубай, Зәй, Сарман һәм Чирмешән районнары игенчеләре тамыразык чәчү эшләрен тулысынча төгәлләгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Аксубай районында 2,5 мең гектарга, Зәйдә 9940 гектарга, Сарманда 9 мең гектарга, Чирмешәндә 2500 гектарга шикәр чөгендере утыртканнар.
Буа районында да татлы тамыразык чәчү эшләре төгәлләнү алдында, анда 5700 гектарга чәчкәннәр, бу планлаштырылган күләмнең 72 проценты дигән сүз. Нурлат районында шикәр чөгендере 6200 гектарны (80) били. Бүгенге көндә Чүпрәле районы игенчеләре 3200 гектарга (80 процент) бу тамыразыкны чәчкәннәр.