Яңа таләпләр гамәлгә керәсен белгән фермерлар башын кашый

Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен “кара көннәр“ якынлаша: 1 майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында суярга тиеш түгелләр

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары өчен “кара көннәр“ якынлаша: 1 майдан алар малларын ишек алларында да, бакча якларында суярга тиеш түгелләр. Андый итеңне ярминкәгә дә, базарга да алып бара алмаячаксың, капкаңнан алып чыккан өчен штраф салырга мөмкиннәр. Биш центнерлы үгезеңне бер үзең ашап бетерергә мәҗбүр булачаксың. Ярый ла, ул берәү генә булса!

Таможня берлегенең “Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында“ техник регламенты гамәлгә керә. Аның нигезендә терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга, ә андый урыннар теркәлергә һәм махсус сертификат алырга булырга тиеш икән. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчереп йөртергә ярыячак. Мал чалуны да ветеринар табиб күзәтүендә башкару мәҗбүри, дип көн кадагындагы теманы кузгаткан Мамадыш районының “Нократ” газетасы.

1 майга күп калмады инде. Ә районыбызда бер генә мал сую урыны да юк әле.“Сугым пунктларының үз таләпләре бар. Алар торак пунктларга 300 метрдан да якынрак урнашкан булырга тиеш түгел. Этләр, мәчеләр, маллар кереп йөри алмаслык итеп, территориясен койма белән әйләндереп алырга кирәк. Биналарга таләпләр күп. Әмма алар үтәмәслек түгел. Регламентның үтәлешен “Россельхознадзор“ хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Аны бозган өчен штрафлар күләме шактый зур: физик затка – 1-2, рәсми затка – 10-20, ә юридик затларга – 100-300 меңәр сум“, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе, баш дәүләт ветеринария инспекторы Сергей Назаров. Аларда суелган маллар вертикаль эленгән хәлдә эшкәртелергә тиеш. Республика районнарында сугым пунктлары оештырыла башлаган инде. “Бер баш мөгезле эре терлекне суеп, эшкәртеп биргән өчен 2 мең сум алалар,“ – ди район нәсел бүлеге начальнигы Илнур Сафин. Малыңны үзең куллану өчен суйганда гына, сугым пункларына алып бару мәҗбүри түгел. Йорт кошларын суйганда да кирәкми.

1нче майдан сөтне һәм сөт продуктларын сатуга да таләпләр үзгәрәсе. Аларны базарга алып чыгып сатучылар кулланучыларга ветеринар-санитар куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерергә, сөтне кайнатып кына эчәргә кирәклеге турында искәртергә тиешләр, дип яза “Нократ”.