Фермер Николай Скоков хуҗалыгындагы сарыкларны 1 мең башка җиткерермәкче

Эдилбай токымлы сарыклар бик сирәк игезәк бәрәннәр китерә, яңа туган бәрәннең авырлыгы 5-6 килога җитә

 (Казан, 19 март, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районында бары өч фермер хуҗалыгы гына сарык үрчетү белән шөгыльләнсә, ике ел элек берьюлы алты фермер шушы эшкә тотынган.

“Скоков Н.А.” КФХ хуҗалыгы башлыгы Николай Скоков әйтүенчә, алар Казакъстанда чыгарылган Эдилбай токымлы сарыклар асрый. Хәзер хуҗалыкта 230 баш сарык исәпләнә. Бу токым бик сирәк игезәк бәрәннәр китерә, нигездә, - берне. Яшь бәрәннәргә ихтыяҗ зур. Мондый токымлы сарык ите тәмле, бигрәк тә койрык мае бик югары бәяләнә. Яңа туган бәрән 5 -6 кило булса, ә 6 айда ул инде 40 кг авырлыкта була. Нәселгә калдырылган иң эре тәкәнең авырлыгы – 120 кг. Итенең килосы – 300-350 сум. Киләчәктә сарык көтүен Скоков 1000 баш җиткермәкче, дип яза “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы.