Татарстанда сөрүлек мәйданының бер гектарыннан нәтиҗәлелеге, ИФО төбәкләре белән чагыштырганда, югарырак

Узган елда ТР да җитештерелгән авыл хуҗалыгы тулаем төбәк продукциясе бәясе, 2012 ел күрсәткеченнән 2,2 процентка түбән

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2013 нче елда Татарстанда җитештерелгән авыл хуҗалыгы тулаем төбәк продукциясенең бәясе 160 млрд сумнан артык булган, бу 2012 нче елгы күрсәткечтән 2,2 процентка түбән. Бүген ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрлыкның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында әнә шулай дип белдерде. "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең икенче павильонында узган коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
“Былтыр бай икмәкле ел белән сөендерә алмадык. Гәрчә яз башы һава шартлары буенча бик кулай булса да, аннан соң дымга кытлык кичердек”, - дип искәртеп узды Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, 2013 нче елда 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,3 млн т бәрәңге, 329 мең т яшелчә, җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азык җитештерелгән. Җәйге корылык аркасында, бөртекле ашлыкның тулаем күләме 2,6 млн т тәшкил иткән. Барлык төр категория хуҗалыкларда 1 млн 721 мең т сөт савылган, 477 мең т терлек һәм кош ите, 1 млрд данәдән артык йомырка алынган.

Марат Әхмәтов сүзләреннән аңлашылганча, бер хезмәткәргә исәпләгәндә, республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә (эре авыл хуҗалыгы компекслары исәпкә алынмый) нибары 800 мең сумлык продукция җитештерелгән. Әлеге күрсәткечне Чүпрәле муниципаль районының "Цильна" ҖЧҖ, Тәтеш районы "Колос" АФ" ҖЧҖ, Арча районы "Игенче" АФ" ширкәте, Нурлат районы "Агроразвитие" ширкәте, Лаеш районы "Хаерби" ҖЧҖ, Яңа Чишмә районы Козлов М. И. КФХ арттырып үтәгән. Эре агрохолдингларны исәпкә алып, бер хезмәткәргә 1,2 млн сум күләмендәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. “Әмма бер хезмәткәргә нисбәттә нибары 400 мең сумлык продукция җитештергән оешмалар да бар, андый урыннарда, билгеле, уртача хезмәт хакы 10 мең сумнан артык була алмый. Елына 250-300 мең сум акча түләнүен теләгән очракта, бер кешегә хезмәт җитештерүчәнлеге бүгенгедән, ким дигәндә, өч тапкыр артык булырга тиеш”, - дип ассызыклады министр. Аның сүзләренә караганда, республика халкы үз продукциясе белән тулысынча тәэмин ителгән. Министр ассызыклаганча, аграр тармакның нәтиҗәлелеген арттыру стратегик бурыч санала. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә узган елда 62,5 млрд сумлык товар продукциясе җитештерелгән, елына 4 процентка тәңгәл үсеш күзәтелә.

Татарстанда 3,3 млн га сөрүлек җире бар. Марат Әхмәтов әйтүенчә, сөрүлек мәйданының бер гектарыннан файдалы нәтиҗәсе, бүгенге көндә теркәлгән 17,3 мең сумнан, ким дигәндә, ике тапкыр артык булырга тиеш. Шулай да гектарыннан җитештерелгән продукция күләме буенча без, Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда, алдынгы урында торабыз. 2013 нче елда Татарстанда бер гектар басуга 49,2 мең сумлык тулаем продукция туры килә. Чагыштыру өчен, Башкортостанда ул – 34 мең сум, Самара өлкәсендә – 24 мең сум, Саратов өлкәсендә – 18,7 мең сум. 14 мең сум күләмендәге тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе белән – Оренбург өлкәсе иң азаккы урында. “Республиканың аграр сәясәте “3,3 млн га сөрүлек мәйданын ташламаска” принцибына нигезләнде, шулай ук, бернигә дә карамастан, илдә терлекнең баш саны буенча алдынгылыкны саклау бурычы күздә тотылды”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.