Марат Әхмәтов: “Зыянга эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме күрсәтү буенча агымдагы 2014 ел соңгысы булачак”

Бүген коллегиядә зыянга эшләүче авыл хуҗалыгы җитәкчеләре тәнкыйть утына тотылды

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Шартлар нинди генә булмасын: Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүме, федераль ярдәмнең ике мәртәбә кимүеме, – безгә вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә кирәк. Бүген ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов зыянга эшләүче предприятиеләр турында шулай дип белдерде. “Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең икенче павильонында узган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

“Республикадагы 500гә якын авыл хуҗалыгы предприятиесенең хисабын даими күзәтеп барабыз, аларның һәр алтынчысы зыян күрә. Андый предприятиеләр, аеруча, Әлмәт, Чирмешән, Чүпрәле, Кукмара, Мамадыш районнарында күп”, - диде Марат Әхмәтов. Министр үз кеременең яртысы кадәр бюджет ярдәмен алып баручы хуҗалыкларны билгеләп үтте. “Мондый хуҗалыкларның җитәкчеләрен алып кына атасы”, - дип, Марат Әхмәтов аларны тәнкыйть утына тотты. Аның әйтүенчә, бу эшне муниципаль район башлыклары белән берлектә башкару зарур. Министр мондый карарлар кабул итүнең бик җаваплы булуын да аңлый, әмма тулы бер хуҗалыкларны булдыксыз җитәкчеләр аркасында чарасызлыкка этәрү шулай ук оятсызлык, дип саный ул. “Әгәр дә җитәкчеләрнең кайсы да булса үзен милекче дип әйтсә, бу милекне ничек кулга төшерүе турында төпченергә кирәк”, - дип, ул муниципаль район башлыкларының бу мәсьәләдә ихтыяр көчен күрсәтүен сорады. Зыянга эшләүче хуҗалыклары булган район җитәкчеләренә министр вәзгыятьне кичекмәстән төзәтергә яки нәтиҗәсез кулланылучы җирләрне консервацияләүгә Татарстан Президенты ризалыгын алуны киңәш итте. “Зыянга эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме күрсәтү буенча агымдагы 2014 ел соңгысы булачак. Бу катгый игълан, без бу принципка нигезләнәчәкбез”, - дип белдерде ул.

Журналистларга биргән интервьюсында, Марат Әхмәтов: “Уңышсыз предприятиеләрнең җитәкчеләре җиң сызганып эшләргә тиеш, үзе турында гына кайгыртып йөргән хуҗалык җитәкчеләренең үз халкы тарафыннан куылыр көнгә калуы ихтимал”, - дип ассызыклады.