Казанда Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында ике махсуслаштырылган күргәзмә ачылды

Россиянең 30 шәһәреннән 150дән артык компания, ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре үз продукциясен һәм хезмәтен тәкъдим иткән

 (Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген Казанда Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Фермер Поволжья” XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм “Волгапродэксп” XIV махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.

Форум ачылышына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә рәсми делегация килде. Алар беренче булып күргәзмә мәйданчыкларын карады.

Күргәзмәләр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең ике павильонында һәм урамда урнашкан.

Беренче павильонда агросәнәгать предприятиеләре - Россиянең 30 шәһәреннән 150дән артык компания, ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре, Польша, Италия фирмалары дилерлары үз продукциясен тәкъдим иткән.

Урта һөнәри белем бирү йортлары да, махсуслаштырылган журналлар, орлык һәм ашлама, авыл хуҗалыгы өчен запас частьләр җитештерүчеләр һ.б. күргәзмәдә катнаша.

Икенче павильонда ТР агросәнәгать комплексының казанышлары күрсәтелә. Экспозиция берничә блокка - икътисад, мәгариф һәм фән, терлекчелек, механизация, кече формалар, туклану продуктлары – бүленгән.

Күргәзмә комплексы территориясендә ачык һавада авыл хуҗалыгы техникасы: тракторлар, органик ашламалар таратучы, сөтне суытучы танк һ.б. – урнаштырылган. Татарстан районнарыннан КФХ һәм шәхси хуҗалыклар продукциясе ярминкәләренә дә урын табылган, монда казанлылар бал, ит һәм башка продуктларны сатып ала ала.

Күргәзмәне караганнан соң, республика җитәкчелеге вәкилләре конференц-залга юл алды, анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Идел буе агросәнәгать форумы 21 нче февральгә кадәр дәвам итә. Чаралар программасы бай: көн саен түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар, “Агросәнәгать комплексының заманча җиһазы һәм технологияләре” конкурсы планлаштырылган.