Биектау аграрийлары эре мөгезле терлекләр савымы буенча тәҗрибә уртаклашты

Биектау районы «Әсән» авыл хуҗалыгында «Терлекләрне кышлату барышында тукландыру рационнары һәм карау шартлары» темасына семинар-киңәшмә узды.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Биектау аграрийлары эре мөгезле терлекләр савымы буенча югары күрсәткечләргә ирешү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу турыдаТатарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Биектау районы «Әсән» авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөт-товар фермасы базасында «Терлекләрне кышлату барышында тукландыру рационнары һәм карау шартлары» темасына семинар-киңәшмә узды.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләренең нәкъ менә «Әсән» терлекчелек комплексында очрашуы очраклы гына түгел. Биредә үз эшенең чын осталары эшли. Җыелган фермерлар эш барышында хуҗалык территориясен карадылар һәм предприятиедә сыерларны саву эшенең һәм аларны карау шартларының ничек көйләнгән булуын үзләре күрде.

Семинарда катнашучылар эре мөгезле терлекләрне ашату һәм карау технологияләрен, тукландыру рационнарын, югары аксымлы туклыклы өстәмәләрнең кулланылуын, рационның протеин, чөгендер сыгынтысы һәм кукуруз куллануны җентекләп карап чыктылар. Шулай ук ветеринария-санитария чаралары, яңа туган бозауларга угыз эчерү схемасы, ташлаган сыерларны һәм савым сыерларын карау, тукландыру технологияләре белән танышты.

Биектау районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов сүзләренчә, «Әсән» — районның иң алдынгы хуҗалыгы. Бүгенге көндә бер сыердан савым 9 мең литр тәшкил итә. Мондый югары нәтиҗәләргә бары тик барлык юнәлештә дә алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә генә ирешеп булуын әйттеләр.