Татарстан аграрийлары кулланучылар кооперациясе өлкәсендә сарытаулылар тәҗрибәсен үзләштерергә планлаштыралар

Татарстан аграрийлары кулланучылар кооперациясе өлкәсендә сарытаулылар тәҗрибәсен үзләштерергә планлаштыралар

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бу атнада Сарытау өлкәсенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм Татарстан Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацияләре әгъзалары кергән Татарстан аграрийлары делегациясе Сарытау өлкәсенә китә. Семинарны Идел буе федераль округы, РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россельхозбанк һәм Россия Крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе оештырган.

Татарстанда кулланучылар кооперативы күптән үсеш алган, ләкин Сарытау өлкәсендә ул авылдагы кече бизнеска да ярдәм итеп, берничә юнәлештә үсә. Бүген тәэмин итү-көнкүреш, авыл хуҗалыгы кулланучы-хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы кулланучы-кредит кооперативлары бар. Аларның кайберләре фермерлар өчен авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу белән шөгыльләнә, башкалар – аны ремонтлауда, өченчеләре авыл эшкуарларына кредитлар бирә. Татарстан аграрийлары әнә шул тәҗрибәне үзләштерергә җыена да инде.