Кайбыч кырларыннан заводка шикәр чөгендере озатыла

Бу көннәрдә Татарстанның Кайбыч районы Чүти авылы басуындагы чимал Буага төяп җибәрелә.

 (Кайбыч, 18 декабрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”). Татарстанның Кайбыч районындагы “Ак барс Кайбыч” җәмгыятенең өченче филиалында быел 860 гектар мәйданда шикәр чөгендере үстерелгән. Шул мәйданнан барлыгы 27537 тонна татлы тамыр җыеп алып, өемнәргә куйганнар. Хәзерге вакытта Чүти авылы басуындагы чималны Буа шикәр заводына тапшыралар, дип яза “Кайбыч таңнары” газетасы.

Филиалның баш агрономы Рәмис Хәкимов әйтүенчә, хәзергә 18 мең тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктына тапшырылган, кырда тагын 9,5 мең тонналабы үз чиратын көтә, диелә район хәбәрендә.