Кама Тамагы районы халкы Яңа Сала пекарнясын саклап кала алуына сөенә

Район халкының икмәкне элек җиде төрле пекарняда пешкәнен сайлап алу мөмкинлеге бар иде.
 (Кама Тамагы, 18 декабрь, “Татар-информ”, “Идел таңнары”). Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүчеләр табын күрке булган икмәкне элек 7 урында - Кама Тамагы икмәк пешерү комбинатында, Затон, Рудник, Тәмте, Сөйки, Красновидово һәм Яңа Сала пекарняларында пешкәнне сатып ала иде. Кама Тамагы комбинаты гына да көненә 3,5-4 тонна икмәк-батон продуктлары пешерде, аларга ихтыяҗ зур булды. Хуш исле, тәмле ипине кунаклар да күчтәнәчкә дип үзләре белән алырга гадәтләнде. Бүген ипине РайПО системасында сакланып калган бердәнбер пекарня – Яңа Сала пекарнясы җитештерә, дип яза районның “Идел таңнары” газетасы.Бүген сатуда ипинең нинди генә төрләре юк – "Дарницкий", "Украинский", "Сельский", "Бородинский", "Пекарьский", күмәч-батон һәм башка эшләнмәләр. Кеше еш йөри торган супермаркетларда ассортиментта һәрвакыт 15 төрдән күбрәк икмәк-батон ризыклары бар. Калган кибетләрдә дә 6-7 төрдән дә аз түгел. Сатучылар әйтүенчә, халык Яңа Сала ак ипиен, “Сельский”, “Тормыш” ипиләрен һәм батонны яратып ала.Яңа Сала пекарнясы мөдире Гүзәл Биккенина сүзләренчә, биредә җәй көне капиталь төзекләндерү мәшәкатьләре башланган. Бинаның эчендә инде шактый эш башкарылган. Ремонтның уңышлы тәмамлануы финанслаудан тора. Цехта тәртип. Мөдирдән тыш, 4 икмәк пешерүче, 1 слесарь һәм 1 җыештыручы эшли. Лилия Зиннәтуллина, Талия Зарипова, Фәридә Шәкүрова – тәҗрибәле икмәк пешерүчеләр (рәсемдә). Коллективка күптән түгел генә килеп кушылган Алсу Димиеваны эшнең нечкәлекләренә өйрәтәләр. Безнең һөнәр кызыклы һәм мактаулы, бик кирәкле, ди алар горурланып.“Икмәкне районның 50-55 кибетенә, шул исәптән шәхси кибетләргә дә җибәрәбез. Ипинең 9 төрен пешерәбез. Бернигә дә карамастан, пекарняны саклап кала алуыбызга сөенәбез. Эшебез бик җаваплы, чөнки игенчеләрнең һәм безнең хезмәт җимеше район халкының өстәл түрендә”, – дип хаклы искәртә мөдир Гүзәл Биккенина.