Лениногорскиның “Маркс” хуҗалыгында семинар узды

Хуҗалыкта 325 баш савым сыеры, көнгә тулаем сөт саву күләме – 2 мең килограмм тәшкил итә

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Салкын кыш айларында ничек итеп мал санын саклап калырга, сөт савып алу күләмен киметмичә, мул продукция алуга ирешү хакында Лениногорскиның “Маркс” хуҗалыгында узган семинар-киңәшмәдә сөйләштеләр.
Әйтергә кирәк, терлекчелек ел әйләнәсе игътибар сорый торган тармак, ни дисәң дә, хуҗалыкны тотрыклы керем белән тәэмин итә бит. “Маркс” хуҗалыгы хәзерге вакытта мул сөт саву белән мактана алмаса да, малларның көрлеге буенча кулдан килгәнне эшлиләр. Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Ганиев әйтүенчә, мал азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән, ул I класслы. Фураж да бар. Мал санын киметмиләр, киресенчә, киләчәктә нәселле терлек алып кайтырга уйлап торалар. Яңа сөт суыту җиһазы алганнар. Хәер, җитәкче күп сөйләп тормады, семинарга килүчеләрне терлекчелек фермаларына алып кереп, биредәге шартлар белән таныштырды.
Хуҗалыкта 325 баш савым сыеры. Көнгә тулаем сөт саву күләме – 2 мең килограмм тәшкил итә. Сүз уңаеннан, район буенча бер сыерга көненә 8,9 килограмм туры килә, бу узган елгы белән чагыштырганда, 5,4 килограммга ким. Хуҗалыкта сөт күләме аз булуын сыерларның ташлату чоры җитүе белән аңлаталар. Бина эче чиста, тәрәзәләр пластикка алыштырылган. Сыерларның алдында рационда каралган витаминнар белән баетылган азык. Минераль өстәмәләр дә куелган. Биредә зур мичкәдә солыны пешереп ашатуның файдасын күрәләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре хуҗалыклардагы азыкның сыйфатын тикшергәннән соң, фосфор җитмәвен ачыклаганнар.
Бозаулар торган бинада яфрак азыклары элеп куелган. Яшь бозаулар өчен ЗЦМ (заменитель цельного молока) дигән җиһазны былтыр ук алганнар. Монда бозауларга эчерә торган эчемлек ясала. Хуҗалыкта 11 ай эчендә 297 баш бозау алынган.
Соңыннан катнашучылар техника ремонтлау барышын күзәтү нияте белән машина-трактор паркына юнәлде. Биредә чәчкечләрнең, агрегатларның ремонты яхшы баруын билгеләп үттеләр. Семинарга йомгакны башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин ясады. Ул дәүләт биргән субсидиягә генә өметләнеп тормыйча, хуҗалыкларга үзләренә дә мул продукция алу бурычы куйды. Кышкы салкыннар сөт күләмен киметүгә киртә булырга тиеш түгел, диде. Шулай ук сыйфаты да игътибардан читтә калмасын иде. Югыйсә, башкарма комитет җитәкчесенең өстәлендә кибеттә сатылучы сөттән тирес исе килә дигән шикаятьләр дә ята икән.
Бу хакта “Заман сулышы” газетасы хәбәр итә.