Татарстанда карсыз кыш көзге бодай һәм тритикале чәчүлекләрен харап итәргә мөмкин

Узган төндә Татарстанның кайбер районнарында һава температурасы 19 градуска кадәр төште
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Узган төндә Татарстанның кайбер районнарында һава температурасы 19 градуска кадәр төште. Карсыз кыш көзге бодай һәм тритикале чәчүлекләрен харап итәргә мөмкин. Бк хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Көзге бодай һәм тритикале (бодай һәм арыш гибриды) карсыз кышта 21 градус (көзге арыш – 25 градуска кадәр) салкынга да түзә. Якын көннәрдә метеорологлар төнге сәгатьләрдә һава температурасының тагын да түбәнәюен фаразлый. Шул рәвешчә, ышанычлы кар капламы булмаганлыктан, көзге культура чәчүлекләренә һәлак булу куркынычы яный.