Шәхси хуҗалыклар яңа шартларга яраклашырга сәләтлерәк - Таһир Һадиев

Депутат Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасында крестьян-фермер хуҗалыклары үсешен билгеләп үтүенә игътибарны юнәлтте.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). "Шәхси хуҗалыклар мобильрәк. Соңгы елларда алар бер-берсе белән күмәкләшеп эшлиләр. Теге яки бу техника җитмәгән очракта, базар мөнәсәбәтләре шартларында да үзләрен начар хис итмиләр. Алар яхшы машиналарда йөриләр, яхшы тракторлары бар. Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган лизинглар, субсидияләрне файдаланалар, төрле программалар кысаларында, үзләренең эшләрен намус белән башкарып, нәтиҗәле эшлиләр", - дигән фикердә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев. Әлеге фикерне ул "татар-информ"га әңгәмәсендә җиткерде.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка еллык юлламасында крестьян-фермер хуҗалыклар үсешен билгеләп үтүенә аерым игътибар юнәлтте.

"Бездә хуҗалыкларның дүрт төрле формасы бар. Беренчесе - шәхси хуҗалыклар. Аннан соң - крестьян-фермер хуҗалыклары, уртача зурлыктагы хуҗалыклар – 3500 – 5000 гектар җире булганнар, һәм зур холдинглар бар. Аларга субсидияләр, кредитлар алганда, башка мәсьәләләрдә хөкүмәт тарафыннан теге яки бу күләмдә бюджеттан ярдәм күрсәтелә. Крестьян-фермер хуҗалыкларының мәйданнары артык зур түгел, күп булса 500, 1500-2000 гектардан артмый, шуның өчен бу кешеләр һәрвакытта да игътибарлы һәм технологияләрнең үтәлешенә битараф түгел. Алар бит үз җирләрендә эшли, бу әйберләр белән кайдандыр, Казаннан торып җитәкчелек итәсе юк. Соңгы елларда бик күп укыту эшләре алып барыла, аңлату эшләре уздырыла. Алар фәнни-гамәли ачышларны, инновацияләрне үзләренең кырларына кертәләр һәм икътисади яктан рентабельлекне күтәрер өчен бик күп эшлиләр. Күреп торабыз, аларның омтылышы, хөкүмәтнең ярдәме булу үз нәтиҗәсен бирә", - ди депутат.