Парламент депутаты: Гектарыннан 160 центнер чөгендер алу - хыял иде

"Президент Дәүләт Советына еллык юлламасында авыл хуҗалыгына аеруча игътибар юнәлтте", - диде Таһир Һадиев "Татар-информ"га әңгәмәсендә.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Без, авыл хуҗалыгы продукциясе белән үзебезне генә тәэмин итмичә, читкә дә сатарга өйрәндек. Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев шундый фикердә.

"21 сентябрьдә Президент үзенең Дәүләт Советына юлламасында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенә киңрәк тукталды. Эшкәртү сәнәгате республикада тулаем продукциянең 11 процентын тәшкил итә. Бу, әлбәттә, зур сан. 11 процент, уйлап карасак, аның тулаем күләме 2 триллионга якын җитештерелә торган продукция. Бу республикабызда авыл хуҗалыгына булган мөнәсәбәтне һәм аның чынбарлыктагы үсешен күрсәтә", – ди Таһир Һадиев.

"Без үз-үзебезне тәэмин итәбез: кырларда  күптөрле продукция үстерәбез, җитештерәбез һәм соңгы елларда эшкәртү сәнәгате көчәя бара. Шулай итеп без үзебезне тиешле продукция белән тулаем тәэмин итәргә генә түгел, сатарга да өйрәндек", - ди депутат.

"Минем берничә мисал гына китерәсем килә: без сөт продукциясен бер миллион сигез йөз, ике миллион тоннага якын җитештерәбез, ит продукциясен дә хәзер биш йөз мең тоннадан артык җитештерәбез, аны да хәзер күп кенә чит өлкәләргә чыгарабыз. Безгә бит ул кадәр кирәкми. Мин үзем күп еллар буе Зәй районында эшләдем. Колхозның гомуми җыелышында, гадәттә, ахырдан социалистик йөкләмәләр кабул итү белән тәмамлана иде. "Путь к коммунизму” хуҗалыгында баш агроном булып эшләгәндә, колхоз әгъзалары 2800 литр сөт саварга килештеләр. 3000 литрга чыгу ул вакытта зур күрсәткеч иде инде. Гектарыннан 160 центнер шикәр чөгендере алу дигәнгә хатын-кызлар кабынып киттеләр, дәррәү: “Була торган хәл түгел!”, - дип, җыелышны туктатыр дәрәҗәгә алып барып җиткерәләр иде. Шуннан соң колхоз рәисе Мотаһиров Рифкать төрлечә аңлатып карагач, ничектер бер ысулын тапты. “Кешенең бит, кызлар, хыялы булырга тиеш”, - диде. 160 центнер ул вакытта хыял иде. Бүгенге көндә районнарыбыз белән, тулаем алганда, 500-550 центнер җитештерәләр. Гектарыннан исәпләгәндә, теге хыял өч мәртәбә артыкка күтәрелде хәзер", - дип, элеккеге күрсәткечләрне искә алды Таһир Һадиев.

Заман бит кешеләр алдында, җитәкчеләр алдында үзенең таләпләрен куя, шул таләпләргә яраклашу – иң авыры, дип саный парламент вәкиле.
"Бигрәк тә безгә 2010 елда корылык булганда - ул вакытта бер тамчы яңгыр да төшмәде - авыр булды. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов шунда зур бурыч куйды: "Әгәр дә безгә тагын мондый ел килсә, без моны күтәрә алмыйбыз”, - диде. Шуның өчен галимнәргә, авыл хуҗалыгы министрына, фән эшлеклеләренә шул вакытта зур бурыч куелды: нинди генә һава шартлары булуына карамастан, республикабызны  продукция белән тулы күләмдә тәэмин итәргә! Бу, әлбәттә, зур этәргеч булды. Безнең галимнәребез, белгечләребез, авыл хуҗалыгы министрлыгы, үзебезнең аграр университет – бөтенесе дә бу эштә актив катнашты. Əйтергә кирәк, хуҗалык җитәкчеләре дә. Болар инде бүгенге көндә фәнни таләпләргә дә, теориягә дә, практикага да җайлашкан, бу технологияләр үзләрен аклый", - диде әңгәмәдәшебез. 

Аның фикеренчә, соңгы елларда федераль хөкүмәт, Россия Федерациясенең хөкүмәт даирәләре, авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Президенты Владмирир Путин да бу мәсьәләләрне игътибарсыз калдырмый. Төрле өлкәләргә бюджет күләме кимесә дә, авыл хуҗалыгына бүленгән акчалар шул күләмдә калу өлкәне үстерүгә мөмкинлек бирә, дип саный Таһир Һадиев.

"Минтимер Шәрипович та, нефтьнең барреле 8 доллар булган очракта да, бик авыр булганда да, авыл хуҗалыгын бервакытта да язмыш кулына гына калдырмыйча, ярдәм кулы һәрвакытта да сузды", - диде депутат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.