Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләренә бәя бирде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районда эш сәфәре белән булды.

(Яңа Чишмә, 18 август, "Татар-информ",  "Яңа Чишмә хәбәрләре"). Кичә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районында эш сәфәре белән булды, дип яза район газетасы.

Министр район авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән танышты һәм урып-җыю эшләренә бәя бирде. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуда аларның үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады,  ягулык бәяләрен субсидияләүгә, ашлык һәм сөт тапшыру бәяләренә кагылышлы сорауларга җавап бирде.