Әтнә районында 44нче Республика бәйгесе дәвам итә

Сыерларны машина белән саву бәйгесе кичә 17 август көнне башланып китте.

(Әтнә, 18 август, “Әтнә таңы”, “Татар-информ”, Хәмит Бадиков). Беренче көнне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында республиканың 43 районыннан килгән катнашучыларның теоретик белемнәре тикшерелде: сорауларга җавап бирделәр. Соңрак ул "Мәңгәр" хуҗалыгындагы практик чыгышларга ялганды: конкурсантлар сыер саудылар, саву аппаратын вакытка сүтеп, җыйдылар. Араларында бер ир-егет савымчы да бар – Кайбычтан, - дип хәбәр итә “Әтнә таңы”.

Сыер саву үзе 2 өлештән торды, чөнки әле савым залы барлык хуҗалыкларда да юк. Үзебезнекеләрнең чыгышын күреп сокландык. "Мәңгәр"дән Сәрия Сабирова, "Ленин"нан Рәмзия Галиәхмәтова осталыклары белән аерылып торалар. Биредә Олы Мәңгәрфермасының баш саву операторы Ленар Вәлиевнең тырышлыгын ассызыкларга кирәк. Аны сыер саву буенча бәйгене төп оештыручыларның берсе дияргә дә була әле. Биредә үк элекке таныш – ел саен диярлек комбайннар һәм техника әзерлеген тикшерергә килгән Марсель Шәмсетдиновны да күрдек. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелектә механикалаштыру бүлеге җитәкчесе булып эшләде ул, хәзер лаеклы ялда булса да судьяларның берсе ул.

Әйткәнебезчә, конкурсантлар 5 төркемгә бүленеп, шул исәптән районнардагы авыл хуҗалыгы бүлеге консультантлары да ярыштылар. Автобусларда гына йөрттеләр, ашау–эчү техникум, “Мәңгәр” хуҗалыгында һәм Кала Тау ресторанында уза. Соңгы нәтиҗәләрдә шунда ясала, җиңүчеләрне бүләклиләр, дипломнардан тыш, кыйммәтле призлар бирәләр.