Августта эссе булганга, Татарстанда алма, слива, грушалар коела

Белгечләр өлгереп җитмәгән җиләк-җимешне дә җыярга киңәш итә

  (Казан, 18 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Августта эссе булу сәбәпле, Татарстанда алма, слива, грушалар коела. Белгечләр өлгереп җитмәгән җиләк-җимешне дә җыярга киңәш итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында белдерделәр.
Һава температурасы югары булу сәбәпле, хәтта өлгереп җитмәгән җиләк-җимеш тә коела, явып узган яңгыр туфрактагы дым ихтыяҗын өлешчә генә тулыландырды. Галимнәр алма, слива һәм грушаланы җыеп алып, компот, кайнатма һ.б. әзерләргә киңәш итә.
Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында белдерүләренчә, августта эссе һава шартлары тору сирәк күренеш түгел.