420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 июль, Казан, Айгөл Шәйхлисламова). Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Роберт Гадиев районда шепкән (рыжик) культурасын суктыра башлауларын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Яңгырларга кадәр шепкән культурасына керешкән идек, аннары бер атна бертуктаусыз яңгырлар яуды. Барлыгы 1062 гектар иде, шуның 600 гектарга якынын алдык. Калганын бүген-иртәгә алабыз”, - диде ул.
Роберт Гадиев әйтүенчә, җыеп алынган шепкән уңышы сатылачак. “Рыжикны суктырып алгач, чистартабыз, комбикорма заводында чистарткычлар аша чыгарып сакларга куябыз. Шепкән бер гектардан 9-10 центнер белән бара, бу ярыйсы уңыш”, - диде ул.
“Бүгенге көндә калган бөртекле культураларга керешү өчен җирдә 30-33 процент дымлылык булуы тоткарлый, 20 процентка кадәр кипкәнен көтәбез. Дымлылык кимесә, бер биш көннән башлыйбыз. Әле яңгыр көн дә ява бит. Кояшлы һава торышы булса, 5-6 көннән тиешле дымлылыкка җитәргә тиеш дип уйлыйм”, - диде Роберт Гадиев.