news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яңа инвестпроектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала

Проект авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән.

Әгерҗедә яңа инвестпроектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 18 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Бүген Әгерҗедә «АСПЭК» (Дубровское экофермасы) компанияләр төркеме вәкилләре белән эшлекле очрашу уза. Бу хакта үз инстаграмында район башлыгы Азат Вәлиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Әгерҗе районында яңа инвестицион проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала (150 эш урыны, 3000 баш сыер, 10000 га җир).

Исегезгә төшерәбез, әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү районның агросәнәгать комплексын үстерүнең өстенлекле юнәлеше булып тора.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100