Сарман районында кышка 15 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән

Бүгенгә күпьеллык үләннәр 3490 гектардан урылган.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хәзергә районда 15300 тонна сенаж салынган. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүгенгә күпьеллык үләннәр 3490 гектардан урылган. 330 тонна печән әзерләнгән, 15300 тонна сенаж салынган, диелә хәбәрдә.