Сарманда печән әзерләү һәм сенаж салуга керештеләр

Күпьеллык үләннәр 3 мең гектарда урылган

 (Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Сарман муниципаль районы хуҗалыкларында печән әзерләү һәм сенаж салуга керештеләр.

Күпьеллык үләннәр 3000 гектарда урылып, аның 2000 гектары печәнгә алынган, 750 тонна печән әзерләнгән.

“Сарман” агрофирмасында 500 тонна сенаж салдылар, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.