Татарстанның кайбер районнарында рапс чәчү эшләрен төгәлләделәр

Бу Сарман, Яшел Үзән, Әлки, Әлмәт районнары
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның кайбер районнарында рапс чәчү эшләрен төгәлләделәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Сарман районында рапс чәчү эшләре беткән. Биредә бу авыл хуҗалыгы культурасы 6,4 мең гектар мәйданны били. Яшел Үзән районында бу культура 1400 га мәйданда утыртылган. Әлки районында 1650 га, Әлмәттә 2400 га мәйданда рапс чәчү эшләре төгәлләнгән.
Зәй (94) һәм Яңа Чишмә (92) районнарында да бу авыл хуҗалыгы культурасын чәчү эшләре бетү алдында.