Татарстанда 8400 гектар мәйданда бәрәңге утыртылган

Бу планлаштырылган күләмнең 59 проценты дигән сүз
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 8400 гектар мәйданда бәрәңге утыртылган, бу планлаштырылган күләмнең 59 проценты дигән сүз. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Лаеш районы хезмәтчәннәре 1700 гектар мәйданга икенче икмәк утыртканнар. Кукмара районында бәрәңге 1100 гектар мәйданны били, бу планлаштырылган күләмнең 90 проценты дигән сүз. Биектау районы аграрийлары 700 га (80), Арча районында бу авыл хуҗалыгы культурасын 1140 гектарга утыртканнар, фаразланган күрсәткечләрнең 72 проценты дигән сүз.