Алексеевскида яшәүчеләр савым сыерлары сатып алу өчен субсидия алган

Акча алганнан соң сыерны ким дигәндә ике ел тотарга кирәк.

(Алексеевск, 18 апрель, «Татар-информ», «Таң», Алексей Вангаев). Алексеевскида район бюджетыннан биш мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыкларына бирелә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге сумманы алу өчен савым сыерны сатып алырга яки үстерергә кирәк. Мөгезле эре терлек сатып алу турындагы документларны район үзәге һәм авыл кешеләре җирлек башлыкларына бирергә тиеш. Башкарма комитетның баш бухгалтеры Наталья Сафонова сөйләвенчә, узган ел әлеге ярдәм чарасыннан Зур Полянка, Бутлерово һәм Левашево авыл җирлекләрендә яшәүчеләр файдаланган.

«Барлыгы 20 савым сыерга 100 мең сум акча күчерелде. Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча егермегә якын сыер хуҗасы субсидия алган, ә түләүләр 95 мең сум тәшкил иткән.

Узган ел белән чагыштырганда, алучыларның географиясе киңәйде, бу инде өч авыл җирлеге генә түгел. Хәзер түләү процедурасы да үзгәрде.

Субсидияне, документлар тапшырылганнан соң, киләсе кварталда алырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр гариза март аенда бирелгән булса, акча апрель аеннан июнь аена кадәр күчереләчәк», — дип сөйләде Наталья Владимировна.

Өстәмә мәгълүмат: акча алганнан соң сыерны ким дигәндә ике ел тотарга кирәк. Әлеге программа районда савым сыерларның баш исәбен арттыруга юнәлдерелгән.