Әлки районында 15 миллион сумлык сөт сатылган

Хуҗалыклардан 2 айда 816 тонна сөт җыелган булган

 (Казан, 18 март, “Татар-информ”). Әлки районының шәхси хуҗалыкларыннан гыйнвар-февраль айларында 816 тонна сөт җыелган.

Акчага күчереп исәпләгәндә, бу 14 миллион 911 мең сумлык сөт сатылган дигән сүз. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөт 84 тоннага күбрәк хәзерләнгән. Иске Чаллы, Салман, Түбән Әлки, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр сөт тапшыруда әйдәп баралар. Соңгы елларда сөт җитештерүнең үсүен белгечләр районда терлекләрне ясалма орлыкландыруның яхшы оештырылуы белән аңлаталар, дип нәтиҗә чыгарган “Әлки хәбәрләре” басмасы.