Татарстанның аграр фәннәр вәкиле беренче мәртәбә Россиянең авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең әгъза-мөхбире итеп сайланды

Татарстанның аграр фәннәр вәкиле беренче мәртәбә Россиянең авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең әгъза-мөхбире итеп сайланды
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, РФ һәм ТР Дәүләт премияләре лауреаты Нәҗип Мәҗитов Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең әгъза-мөхбире итеп сайланды. Хәзер вакытта Н.Мәҗитов Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары булып эшли. Хезмәттәшләре сүзенә караганда, аның эшенең нәтиҗәлелеген бөтен бер институт эшчәнлеге белән чагыштырырга мөмкин. Ул югары җитештерүчән - минималь күләмдә энергия сарыф итеп җир эшкәртүнең иң югары сыйфатына ирешергә мөмкинлек бирә торган авыл хуҗалыгы машиналары комплексы авторы. Н.Мәҗитов исәбендә – 30га якын патент бар. Аның тарафыннан эшләнгән бер комплекс Дәүләт регистрына һәм машина төзелеше буенча Федераль программага кертелгән. Россиянең 11 заводында Н.Мәҗитов тарафыннан эшләнгән техниканы җитештерү җайга салынган.