Республика кошчылары яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ниятли

Республика кошчылары яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ниятли
(Казан, 18 февраль, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Иртәгә республика кошчылары "Ак барс-Питрәч" ААҖ кошчылык фабрикасы базасында узган елга йомгак ясаячак. "Татптицепром" ААҖнең генераль директоры Марс Алиев сүзләренчә, 2004 елда тармак эшчеләре яхшы нәтиҗәгә ирешкән: 39 000 тонна кош ите, 696 миллион данә йомырка җитештерелгән. Бүген тармак эшчеләре республикада яшәүче бер кеше исәбенә 9 килограмм кош ите һәм 258 данә йомырка җитештерә. Әмма чит илдән әлеге тауарны сатып алмас өчен, 12 килограмм ит һәм 280 йомырка кирәк. Шул рәвешле, М.Алиев тармак эшчеләренә җитештерү егәрлеген кулланырга, производство модернизациясен киңрәк үткәрергә һәм кошларның нәселенә игътибар итәргә кирәк, - дип саный. Шулай ук инвесторлар белән ныклы элемтә урнаштырырга кирәк.