Татарстанда сөт җитештерү күләме әкренләп арта башлады

Үткән тәүлектә генә 2012 нче ел күрсәткеченнән калышу бар

  (Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда сөтне тулай җитештерү күләме әкренләп арта башлады. Үткән тәүлектә генә 2012 нче ел күрсәткеченнән калышу бар. Ай башында һәм үткән көнне савымнарның артуы күзәтелгән, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында.
Үткән тәүлектә ТРда 2614,9 т сөт савып алынган, бу үткән ел күрсәткеченнән 93,8 т кимрәк.
Чирмешән районында үткән тәүлектә 7,2 т сөт савып алганнар, Менделеевск – 12,7, Мөслим – 36,5 т, Минзәлә - 40,7 т, Спас – 27,2, Кама Тамагы – 25,9 т һ.б.
Әтнә, Саба, Балтач, Кукмара, Актаныш районнарында үткән тәүлектә 109-147 тонна сөт алынган.