Татарстан фермеры Әстерханда 1000 тонна суган үстергән

Бу көннәрдә Әстерханнан 500 тонна суган кайтарылды
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Арча районы фермеры Мөдәррис Миңнуллин Әстерханда 500 тонна суган үстерде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясеннән белдерделәр.
Мөдәррис Миңнуллин Әстерхан өлкәсендә суган үстерү белән беренче елын гына шөгыльләнми. Быел суган утырту мәйданы тагын да арттырылган. Нәтиҗәдә, 1000 тонна тирәсе суган җыеп алынган. 500 тонна күләмендәге суганның беренче партиясе Татарстанга кайтарылган инде. Фермер калган 500 тоннаны соңрак кайтартачак. Авыл эшмәкәре Әстерханда үстерелгән суганны Татарстанда һәм аннан читтә дә сатарга планлаштыра.
Моннан таш, Мөдәррис Миңнуллин утырткан бәрәңгенең уңышы да (7 мең тоннага якын) мулдан булган. Бу көннәрдә ул аны сату өчен Мәскәүгә җибәрә.