Апас районында өченче класслы бодай үстергәннәр

«Ибраһимов Т.К.» хуҗалыгында быел гектардан уртача 52 центнердан артык ашлык суктырылган, шул исәптән 3700 тонна бодай алынган.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Апас районының «Ибраһимов Т.К.» крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләре быел үз кырларыннан 2000 тоннадан артык 3нче класс сыйфатлы азык-төлек бодае җыеп алганнар. Барысы 3426 гектар сөрүлек җире булган компактлы хуҗалык өчен бу бик әйбәт күрсәткеч. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Он сәнәгате өчен сыйфатлы азык-төлек бодае җитмәү — күптәнге проблема. Камыр яхшы күтәрелсен, ә икмәк күпереп пешсен өчен бодай аерым үзлеккә ия булырга тиеш. «Ибраһимов Т.К.» хуҗалыгында быел гектардан уртача 52 центнердан артык ашлык суктырылган, шул исәптән 3700 тонна бодай алынган. Аның яртысы диярлек сатылган һәм предприятиеләр тарафыннан 3нче сыйфат классы буенча алынган.

«Ибраһимов Т.К.» КФХсында күп еллар инде бодай югары сыйфат стандартларына туры килсен өчен тулы бер технологик агроалымнар комплексын кулланалар. Аерым алганда, чәчү мәйданнарының структурасы дөрес булуга зур игътибар бирелә, шуннан чыгып, узган ел көзге бодайның 80 проценты чиста пар җирендә чәчелгән, ә 20 проценты — күпьеллык үләннәр катламы әйләнеше буенча, ул хуҗалыкта 900 гектар мәйданны били, ягъни чәчүлек җирләренең чирегеннән артыгын.

«Агымдагы ел уңышы өчен гектарга уртача 72 кг ашлама кертелде. Аның шактый өлеше — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә бакыр һәм күкерт катнашмасы булган ферментлар белән яфрактан тукландырылды». — дип сөйли хуҗалык агрономы Альберт Хөснетдинов.

Сортларны сайлау да бик мөһим. «Ибраһимов Т.К.» хуҗалыгында быел бодайның дүрт сорты чәчелгән. «Казанская 560» көзге бодае, «Экада 109» һәм «Хәят» сабан бодае сыйфатлы азык-төлек ашлыгын бирде. Орлыкларның берсе дә беренче репродукциядән ким булмаган, алар вакытында агуланган. Чәчүлекләр пестицидлар белән эшкәртелгән, моның өчен эретмә һәр кыр өчен дифференциацияле әзерләнгән.