Актанышта 20 яшьлек кыз савымчылар бәйгесендә абсолют җиңүче булган

Валентина савымчы булып бер генә ел эшләгән.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Актанышта савымчылар бәйгесендә 20 яшьлек Валентина Әндерҗанова абсолют җиңүче булган. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«Алга» хуҗалыгында бер елдан артык савымчы хезмәтен башкарган Валентина өчен сыер саву — ул көндәлек эш. Алай гына да түгел, «Алга»ның алдынгы савымчысы бер генә сыер саумый — таналар төркемендә 56 терлек аның карамагында. Көнә икешәр тапкыр әлеге мактаулы хезмәтне башкара егермесе яңа тулган кыз бала.

Хезмәтнең авырлыгыннан да, атнаның җиде иртәсендә дә кояштан алда торырга кирәклегеннән дә зарланмый ул. Кулы — эшкә, күңеле авылга ияләшкән аның.

Бер генә ел эшләсә дә, Валентина быел «Алга» хуҗалыгы исеменнән савымчылар ярышында катнашты. Әлеге бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Валентина Әндерҗановага җиңүче тасмасы, Мактау грамотасы һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.