Әгерҗе кырларында яшь комбайнчылар эшли

Студент егет Алексей узган ел урып-җыю чорында эшләгән өчен йөз мең сум хезмәт хакы алган.

(Әгерҗе, 17 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Әгерҗе кырларында яшь комбайнчылар эшли, дип яза җирле басма.

“Узган ел беренче тапкыр төп комбайнчы буларак туган як кырларыннан уңыш җыеп алуда районда өченче урынга чыккан идем. Быел да әлеге мөһим кампаниягә старт бирелүгә үк үз алдыма “сынатмаска“ дигән бурыч куйдым“, – ди “Биектау“ бүлекчәсенең иң яшь комбайнчысы Алексей Красильников.

19 яшь кенә әле Алексейга. Икенче ел инде Казан уку йортыннан җәйге каникулга кайткач комбайн штурвалы артына утыра. Быел да урып-җыюга старт бирелгәнче ремонт эшләрен башкарган. Уракның беренче көннәрендә бер төркем комбайнчылар белән Тирсә, Яңавыл басуларыннан ашлык суктырганнар.

–Узган ел да шушы ук “Нью Холланд“та эшләдем. Аны көздән яхшылап чистартып-юып куйгач ремонт катлаулы булды димәс идем. Әмма ашлыкның юешлеге, чүпле булуы үзәккә үтә быел. Әле менә сез килер алдыннан да “сепаратор“га ашлык тыгылып, бераз төзәтү эшләре алып барырга туры килде. Ике сәгать вакыт әрәм узды. Шул рәвешле, иптәшләремнән дә бераз арткарак калдым, – ди Алексей.

“Варкләд-Бодья“ бүлекчәсе кырларыннан арыш суктыралар иде бу көнне комбайннар. Әнә, сигез кыр корабы, бер-бер артлы тезелеп, гәрәбәдәй алтын бөртекләрнең берсен дә әрәм итмичә суктырып барырга тырыша. Алексей да тәҗрибәле комбайнчылардан калышмый, алар янында үзен бик ышанычлы тота.

–Әти мәктәбе бу, – ди ул күп еллар комбайнчы булып эшләүче әтисе Владимир турында сүз башлап. – Биш ел әти кулы астында ярдәмче булып эшләдем. Чит ил комбайны белән идарә итү серләренә дә шул вакытта күбрәк өйрәндем. Ә аңа кадәр “Нива“да чыныгу алган идем, – ди Алексей.

Районда һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган Владимирның өч улы быелгы урак өстендә көнне төнгә ялгап эшли. Владимирның ярдәмчесе – улы Никита, ә Алексейныкы – тагын бер энесе Михаил. Бер гаиләдән дүрт кеше, әнә шулай, басу-кырларда алны-ялны белми хезмәт куя бүген.

–Әти янәшәдә булгач, күңел тыныч, – ди Алексей. – Киңәш кирәк булса, аның янына йөгереп барам. Ватылып китсәк, тизрәк бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз.
...Комбайн штурвалы артындагы Алексейның янәшәсендәге утыргычка утырып аның җитди кыяфәттә кыр корабын иярләвен, бөтен таләпләрне саклап эшләвен сокланып күзәтеп барабыз.

–Күбрәк суктырам дип тизлекне арттырырга ярамый, – ди ул. – Бу бөртеклеләрне югалтуга китерә. Ургычны һәрвакыт көйләп барырга кирәк. Шуңа күрә бер кул гел “рычаг“та торырга тиеш. Компьютерда бөтен нәрсә күрсәтелеп баруы эшне күпкә җиңеләйтә. Кабинага тузан керми, кондиционер эшли. Шулай булгач, яшь кешегә эшләве әллә ни авыр димәс идем. Шулай да көн саен уникешәр сәгать эшләү үзен сиздерә, – ди Алексей.

Яшь комбайнчы хәзергә көн саен алты-җиде бункер ашлык суктыра. Бер бункерның алты тонна сыйдырышлы икәнен исәпкә алсак, бу – кырык тоннадан артык бөртеклеләр дигән сүз.
–Күбрәк тә суктырган булыр идек. Әмма башта ашлык ташучы машиналарга бераз кытлык булды. Бу атнада әлеге проблемага, ниһаять, нокта куелды, – ди Алексей.
Сүз уңаеннан: райондагы басу-кырлардан читтән килгән утыз “МАН“ йөк машинасы, ун КамАЗ бу көннәрдә ашлыкны Арча элеваторына ташыйлар.
Алексей урып-җыю чорында тәҗрибәле һәм яшь комбайнчыларның бер команда булып эшләүләренә дә сөенүен яшерми. Күп еллар комбайн иярләүче Яңавылдан Илдус Гыйльмегаянов, Биектаудан Анатолий Трефилов, әтисе Владимир Красильников – яшь егетләр – Көчектән Илшат Минһаҗев, Биектаудан Илшат Вахитов, Тирсәдән Илнар Садыйков, Азат Фәсхиев, Данил Арсланов өчен үрнәк тә, остаз да, ди ул.

–Анатолий Трефилов – безнең команданың бригадиры. Ул эшебезне һәрвакыт контрольдә тота. Аз гына төгәлсезлек булса да, шунда ук кисәтү ясый. Ә без төгәлсезлекләргә юл куймаска тырышабыз, – ди Алексей.

Студент егет Алексей узган ел урып-җыю чорында эшләгән өчен йөз мең сум хезмәт хакы алган. Шул акчага әтисенекен дә кушып яңа җиңел машина сатып алганнар.

–Быелгы хыялым да шундый. Үзебезгә аерым яңа машина алып булса, энем Михаил белән бергәләп Казанга укырга йөрергә җайлы булыр иде, – ди ул.

...Куллары майга буялган, кояшта каралган ире Владимирны, бөркет кебек өч улын һәр кичне тәмле ашлар әзерләп сөенеп көтеп ала хуҗабикә Галина. Һәр иртәдә имин, сак эшләүләрен теләп озатып кала. Шушы уллары артыннан үсеп килүче кечкенәләре Дима белән Сашаның да бик тиздән басу-кырларны иңли башлауларына ышана әниләре. Чөнки алар да хәзердән үк “без дә әтиебез һәм абыйларыбыз кебек комбайнчы булабыз“, - дип торалар.