420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Нурлат районы хуҗалыкларында терлекләргә азык әзерләү тулы куәтенә бара. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 4,3 центнер берәмлек азык әзерләнгән, бу әлегә республика районнары арасында иң зур күрсәткеч. Аерым алганда, район буенча 3501 тонна печән, 15611 тонна сенаж, 99 тонна яфрак азык әзерләнгән, дип хәбәр итә җирле “Дуслык” газетасы.