Гарасат чәчүлекләргә зыян китермәде - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Иң көчле яңгырлар Арча, Әтнә, Саба һәм Югары Ослан районнарында узган

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»», Ирина Игнатьева). Кичә Татарстанда күзәтелгән гарасат авыл хуҗалыгы чәчүлекләренә әлләни зыян китермәгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанның төньяк һәм өлешчә Идел аръягы зоналарында көчле явым-төшемнәр күзәтелгән. Арча, Әтнә, Саба һәм Югары Ослан районында коеп яңгыр яуган. Яңгырлар туфракны 2дән 10 см га кадәр дымландырган, бу яхшы күрсәткеч санала.

И.Габдрахманов сүзләренчә, явым-төшемнәр бик вакытлы булган: республиканың барлык районнарында диярлек туфракта дым җитми.

"Без республиканың башка районнарында да шундый ук яңгырлар узса шат булыр идек", - диде министр урынбасары.