Әлки ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклар терлекләрен тикшерә

бБел 2770 баш терлеккә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзелгән.

(Әлки, 17 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне язгы диагностик тикшерү эшләрен төгәлләп килә.

Маллардан кан алып, аларны төрле чирләргә тикшерәләр.

Районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин әйтүенчә, халыктагы мөгезле эре терлекләрдә лейкоз белән зарарлану узган еллар белән чагыштырганда шактый кимегән. Туберкулез, бруцеллез очраклары да ачыкланмаган. Бер үк вакытта мөгезле эре терлекләрне паразитлы авыруларга каршы эшкәртү-вакциналау да башкарыла.

Шәхси хуҗалыктагы малларга ветеринария тикшерүе һәм дәвалау чаралары үткәрү өчен терлек хуҗалары килешү нигезендә елына 500 сум түлиләр. Моның 300 сумы субсидия рәвешендә аларга кире кайтарыла.

Баш ветеринар табиб сүзләренчә, быел 2770 баш терлеккә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзелгән.