Татарстанда чәчү кампаниясе 90 процентка башкарылган

Кукуруз, рапс, карабодай чәчәсе һәм бәрәңге утыртасы калган

  (Казан, 17 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе 90 процентка башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Киңәшмәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Республикада 140 мең гектарга кукуруз чәчелгән, яки планда каралганның 70 проценты чамасы, шул ук вакытта, кайбер районнар планлаштырылганның өчтән бер өлешен генә чәчү сәбәпле, артта калган, дип сөйләде министр Марат Әхмәтов. Бүген кукуруз, рапс, карабодай чәчәсе һәм бәрәңге утыртасы калган.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республика территориясендә яңгыр аз явуына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, синоптиклар шулай ук яңгыр вәгъдә итми. Бүген туфракта булган дымны саклау зарур. Марат Әхмәтов тырмаларга тәкъдим итте, бу процесс өчен кулланыла торган заманча авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде.

Республика буенча терлек азыгы шартлы рәвештә 1 баш терлеккә уртача 8 центнер чамасы калган, хуҗалыкларны азык запаслары белән тәэмин итү зарур, диде министр.

М.Әхмәтов сүзләренә караганда, чәчүлекләрне зыян салучы бөҗәкләрдән саклауга зур игътибар бирү кирәк. “Без, нинди һава шартларыбуласын белмибез, бөтен чараларны да күрергә кирәк: вакытында туфракта дымны саклау эшләре алып барганнар отачак, - диде хәлне шәрехләп Президент Рөстәм Миңнеханов. - Бүген республика дымны саклау буенча технологияләрне актив кулланырга тиеш. Вәзгыятькә туры китереп үзгәрешләр кертергә кирәк”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.