news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь уйлап табучы колорадо коңгызын җыю җайланмасы ясаган

Яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле.

Татарстанда яшь уйлап табучы колорадо коңгызын җыю җайланмасы ясаган
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Азнакай районының Җиңү бистәсеннән Айнур Алтынбаев яшь уйлап табучылар олимпиадасында быел беренче тапкыр катнаша һәм жюри хөкеменә «ЗОЖ1» колорадо коңгызын җыю җайланмасын тәкъдим итте.

Казан дәүләт аграр университетында яшь уйлап табучыларның «Минем кече Ватаным» республика олимпиадасының җиңүчеләре билгеләнде. Олимпиадада 33 укучы 1,2, 3 урын алды, аларның барысына да университет дипломнары һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

«Мин әти-әниемә һәм әбиемә бу коңгызларны кул белән җыюның никадәр авыр булын күрә идем, шуңа күрә аларның тормышын җиңеләйтә торган җайланма уйлап табарга булдым», — дип сөйли яшь уйлап табучы.

Җайланманың нигезе итеп Айнур үзенең иске велосипедын алган, аңа терәк куйган һәм шул терәккә махсус щеткалар урнаштырган, велосипед тормозы рычагына баскач, шөрепләр ярдәмендә бу щеткалар әйләнә башлый. Ә җайланмага урнаштырылган картон тартма лоток буларак кулланыла.

Укучылар тәкъдим иткән эшләнмәләр арасында робот техникасы, тракторлар һәм печән чапкычлар, кул белән идарә итүле авыл хуҗалыгы техникасы, интерактив укыту чаралары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне реабилитацияләү чаралары, инновацион теплицалар, чүп җыю һәм утильләштерү системалары һәм башка проектлар булган.

Бәйгене Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының Республика советы ярдәме белән уздыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100