Татарстанда 23 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр мәйданнары тырмаланган

Бу планлаштырылган күләмнең 5 процентын гына тәшкил итә

  (Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда 23 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр тырмаланган, ул планлаштырылган күләмнең 5 процентын гына тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Бу язгы кыр эшләрен үткәрүдә Нурлат районы аграрийлары лидерлык итә, алар 39 процент мәйданда тырмалау эшләрен төгәлләгән, Ютазы – 33, Зәй – 19, Азнакай – 17, Байлы – 16 һ.б.

Якындагы ялларда республика игенчеләре чәчүлекләрне тырмалау һәм тукландыру эшләрен дәвам итәчәк.