Татарстан делегациясе Самара өлкәсенең Похвистневский районында булды

Марат Әхмәтов рәислегендә ТРның 10 районы җитәкчеләреннән торган делегация Алькино авылында булды
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Бу атнада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә ТРның 10 район җитәкчесеннән торган делегация Алькино авылында булды. Визитның төп максаты авылда яшәүче халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыклары үсеше белән танышу иде.
Алькино авылына күрше республикалардан очраклы рәвештә килмәгәннәр. Беренчедән, биредә нигездә татарлар яши, икенчедән авыл халкы аграр производствоны үстерү буенча уникаль тәҗрибә туплаган. Биредәге колхоз беткәч, авыл шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстереп, яшелчәләр үстерү өлкәсендә алдынгылар рәтенә чыгуга ирешкән.
Хәзер Алькино авылы хуҗалыклары ел әйләнәсендә теплицада помидор һәм кыяр үстерүдә махсуслаша. Авыл хакимияте башлыгы Идрис Муллабаев сөйләвенчә, Алькино авылында яшәүчеләрнең бу эшчәнлек буенча кергән табышы елына 90–95 млн. сум тәшкил итә. Бу алым күмәк хуҗалыклар үсеш алган Татарстанда да кызыксыну уяткан.
Марат Әхмәтов үзе белән Татарстан районнарының 10 җитәкчесен алып барган, хәзер алар алдында үз территорияләрендә Алькино тәҗрибәсен кертү бурычы тора. Кунакларны Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Виктор Альтергот, шулай ук Похвистневский районы башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары Наил Улькаев каршы алган.
2000гә якын кеше яши торган Алькино авылында гомуми мәйданы 250 га булган 468 теплица тоталар. Моннан тыш, авылда яшәүчеләр иртә өлгерә торган кишер һәм суган утырта, бу уңышларны күрше төбәкләрдән дә килеп алалар. Терлек үстерү тармагы да онытылмаган. Авылда эшкәртүче предприятие бар, ул 27 төрле казылык, 15 төрле ярымфабрикат һәм 4 төрле консервы чыгара.
Идрис Муллабаев Марат Әхмәтовка Алькино авылында шәхси ярдәмче хуҗалык алып барудан урта гаиләгә ел саен 600–700 мең сум акча керә, дип белдерде. Авыл халкы акчасын төзелешкә, төзекләндерүгә һәм балаларын вузларда укытуга сарыф итә. Биредә яшәүчеләрнең транспорт проблемасы да юк, хәзер авылда меңгә якын машина бар, машиналарын 3–4 ел саен алыштырып торалар. Биредә алкоголь проблемасы да үзенчәлекле хәл ителгән – 3 ел элек авыл халкы тарафыннан кибетләрдә аракы сатуны тыю карары кабул ителгән, хәзер аны бер ноктада гына сатып алып була.
Марат Әхмәтов визит вакытында берничә шәхси ярдәмче хуҗалыкта, бөтен өлкәгә билгеле булган ат казылыгы җитештерә торган цехта булган. Шуннан соң министр Алькино тәҗрибәсен Татарстан авылларында кулланырга ниятләвен белдергән. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар булдыру авыллардагы эшсезлек проблемасын өлешчә хәл итәргә ярдәм итәчәк. М.Әхмәтов сүзләренчә, аның белән килгән район җитәкчеләре якын арада үзләрендә Алькино тәҗрибәсе буенча шәхси ярдәмче хуҗалык үстерергә теләге булган 25–30 кешене табарга тиеш.
Виктор Альтергот үз чиратында, якын арада Самара өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Геннадий Демченконың зур күмәк хуҗалыкны үстерү тәҗрибәсен үзләштерү максаты белән Татарстанга визит ясарга планлаштыруын белдерде, - дип хәбәр итә “Самара” мәгълүмат агентлыгы.