Мамадышта кыр “флотилиясе” составы барлана

Техниканың 77 проценты ремонтланган

 (Казан, 17 март, “Татар-информ). Мамадыш районының авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, быелгы кыр эшләрендә 353 берәмлек трактор эшкә җигелә. Аларның 77 % ремонтланган. Тырма агрегатлары тулысынча әзер, культиваторларны төзекләндерү 93 %, чәчкечләр 86 %, авыр тырмалар 61 %, ашламалау машиналары 82 % башкарылган.

“Трудовик–орлык” агрофирмасы, “Старый мельник” фермерлык хуҗалыгы һәм “Берсут” агрофирмасы хезмәтчәннәре инде бүгеннән үк тулы составта кырга чыгарга әзер, дип яза “Нократ” газетасы